Pages Menu
Categories Menu

Опубликовано on Дек 22, 2015

Татар мәгариф системасын бетерү проекты

2

Иртәгә Татарстан Дәүләт Шурасының 2015 елда соңгы утырышы. «Кызу» темаларның берсе — Дәүләт Думасы тарафыннан рус телен һәм рус әдәбиятын укыту Концепциясе проекты. Татарстан Дәүләт Шурасының күмәк фикере бу юлы татар җәмәгатьчелегенең фикере белән тәңгәл килә. Федераль үзәктән килгән проект — милли мәгариф системасын бетерү проекты.

Концепциянең асылы: төп фәннәр рус телендә генә укытыла, дәүләт имтиханнары һәм аттестацияләр рус телендә генә бирелә, югары белемне рус телдә генә алырга мөмкин. Мондый чаралар — татар мәктәпләрен бетерү процессында этер түгел, нокта куер.

Россиядә 4 меңләп мәктәптә туган телдә белем ала. Бу факт — концепция авторлары фикеренчә дәүләтне таркату һәм халыкның аерымлавына, бүленүенә китерергә мөмкин дип саный. Милли телләр Россия мәгариф системасы өчен төп дошман итеп игълан ителгән.

Шул нисбәттән чыгып, өч нәрсәне искә төшерергә кирәк:

Беренчесе. Ел эчендә (мәсәлән 2013 елны алыйк) Татарстан 713 миллиард сум салымнар һәм башка акчаларны җыйган иде. Җөмһүриятебез үзенә калдырган һәм федераль бюджеттан субсидия рәвешендә кире алган сумма 240 млрд. сум тәшкил иткән. Ягъни 473 миллиард сум Мәскәүдә калган. Рәхмәт йөзеннәндер, без Мәскәүдән телебезне һәм мәдәниятебезне бетерү өчен төрле күрсәтмәләр алабыз. Мәгариф кенә түгел, хәтта милли радио һәм телевидение, төрки дөнья белән мәдәни элемтәбез дә игътибарсыз калмый.

Икенчесе. Соңгы вакытта Россия Федерациясенең һәм Татарстан Конституциясенә, элегрәк кабул ителгән кануннарга каршылыкка керүче проектлар артык ешаеп китте. Федераль дәүләтнең бердәмлеге көчләүдә түгел, ә субъектларның комфортлы үсештә булырга тиештер, мөгаен. Әмма бу проектны федерация һәм Татарстан эчендәге милли мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә омтылу дип тә бәяләп була. Әгәр федераль үзәктән гел безнең үсешкә һәм телебезгә каршы күрсәтмәләр килеп торса, мондый сәясәт, депутатыбыз Ринат Закиров сүзләренчә, дөрестән дә кешеләрне яңадан урамга чыгара ала һәм милләтара низагка юл ачырга мөмкин.

Өченчесе. Кызганыч, Татарстаннның бер төркем гражданнары күптәннән инде татар теленең тулы хокуклы дәүләт теле булуга каршы көрәш алып баралар . Алар күп миллəтле Татарстанда дəүлəт теллəренең икесен дə белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшəвенең нигезен тəшкил иткәнлеген йә аңлмыйлар, йә махсус итеп, эшне милләтара низагка алып баралар.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддəсе нигезендə татар һəм рус теллəре — тигез хокуклы дəүлəт теллəре. Һәм бу матдә республикада иҗтимагый тотрыклыгының нигезе булып тора. Бу нигезебезне бетерергә омтылу — янә бер провокация. Бүтәнчә, кайгылы финалга алып баручы бу адымнарны бәяләп булмый.