Pages Menu
Categories Menu

Опубликовано on Мар 2, 2016

Депутатларыбызның төп сәяси өлгесе

4 вариант
Кичә, Казанда, Татарстанның Дәүләт Думасындагы вәкиле Илдар Гыйлметдиновның сайлау алды брифингы узып китте. Ул 4 ел эчендә эшләнгән эше, гамәлгә куыелган законнар, «Бердәм Россия»нең сайлаулардагы тактикасы турында сөйләде.

Язгы сессия вакытында 130 каралачак закон проектлары арасында ниндиләре генә юк. Әмма, ни кызганыч, федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе И.Гыйлметдинов милләт язмышына кагылышлы законнар турында сүз кузгатмады. Күрәсең,төбәкләрдә татар мәктәпләренең бетеп баруы, 10 ел эчендә татар телен туган тел буларак белүчеләрнең саны 1 млн.га кимүе, гомумән мили мәктәпкә арткан һөҗүм — ул милли мохтарият рәисе һәм халык депутаты эше түгел. Соңгы айларда гына милләтебез язмышына кагалышылы”хыянәтләр” арасында: рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе проекты һәм ОНФ тарафыннан милли мәктәпләрне бетерү омтылулары.

Шул ук вакытта, Татарстан Дәүләт Шурасының «Мили телләр үстерү» концепциясен төзүне таләп итүе, Рәссәй тарафыннан Ауропа төбәк телләр хартиясен имзалау кирәклеге — әлегә Думадагы Татарстан вәкилләре тарафыннан җавапсыз калдырылды. Әйе, фикер алышу барадыр, әмма җәмгыять ачык әңгәмәне ишетми.

Милләтнең проблемаларын милләтне катнаштырмыйча хәл итү — ул сәясәтебезгә үтеп кергән күптәнге кагыйдә инде. Шуңа күрә, Казанда милли университетны ачу темасы буенча узган иҗтимагый түгәрәк өстәл — ул гомумән дәүләтнең игътибарына лаеклы түгелдер, мөгаен.

Гыйлметдиновның «Кычкырып кына йөрсәң, эш бармый» дип әйтелгән сүзләре, гомумән ачык фикер алышуга, иҗтимагый әңгәмәны алып баруга кагыла, күрәсең. Кызганыч, алдагы елларда бу сүзләр, депутатларыбызның төп сәяси өлгесе булып калыр, ахрысы.

Ә җәмәгатьчелеккә әлегә Тукайның «Ах, син, Дума, Дума, эшләгән эшен бумы?» шигъри юлларын искә төшерегә генә кала.