Pages Menu
Categories Menu

Опубликовано on Ноя 22, 2016

Сәясәтчеләрнең шәхси тормышка хокукы

«Ватаным Татарстан» газетасына «Аурупалы Татарстан» блогы җитәкчесе Артур Хаҗиевның дәүләт башлыклары, алар турындагы мәгьлүмат никадәр ачык булуы турында фикере:

Сәясәтчеләр, дәүләт эш­леклеләренең шәхси тор­мы­шы ни дәрәҗәдә ачык булырга тиешлеге турындагы со­рау­га төгәл җавап юк. Сәя­сәтче дә — кеше, шәхси тормышын ачып салыргамы, юкмы икә­нен ул үзе хәл итә. Бу — аның хокукы. Шәхси тор­мыш­тагы хәлләрне чыгарып селкү, ә башкаларның моны аларга каршы куллануын дө­рес тү­гел дип саныйм. Кеше­ләргә теге яки бу шәхеснең профессиональ эш­чәнлеге генә кызык булырга тиеш. Әмма дәү­ләт ти­рәсендә йө­рү­челәрнең бизнеслары, алар­­ның, туган­нарының мил­кенә кагылыш­лы мәгъ­лүмат алу — бу инде башка мәсьәлә. Нинди акчага алынган ул, нинди максаттан кулланылуы җә­мәгать­челек контро­лендә бу­лырга тиеш. Бу дәүләт ин­ститут­ларының нәтиҗәле эш­ләве өчен кирәк. Җи­тәкченең сәламәтлегенә кагылышлы сорау да дәүләт әһәмиятенә ия. Әгәр дә дәүләт системасы төгәл эшли икән, дәүләт җитәк­че­сенең сәламәтле­генең какшавы зур тетрәнү китереп чыгармас. Әгәр дә бөтен идарә бер кеше кулында булса, җәмгыять­тә алга таба ни булыр дигән курку туа. Үзбәкстан белән Казахстан мисаллары моны ачык күр­сәтте.

 

Чыганак