Pages Menu
Categories Menu

Опубликовано on Мар 21, 2016

Татарстан бәйсезлеге: нокта кую иртәрәк

Референдум 1992

Моннан 24 ел элек Татарстанның бәйсезлеге турында Декларациясен яклап референдум уздырылңы. «Сез Татарстан республикасы мөстәкыйль дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?» дигән сорауга Татарстан халкының якынча 62% «әйе» дип җавап бирде.

Әлбәттә, бу күп яклап язмышларны билгеләүче нәтиҗә булды. Аңа җиңел генә ирешеп булмады. Республика өчен гаять мөһим булды ул. Референдум әзерләүдә зур каршылыклар туды, федераль үзәк белән кайнар бәхәсләр барды.

Референдум халыкара хокукый кагыйдәләргә тулысынча туры китерелеп уздырылган иде. Әмма барыбер Татарстан халкы үзенең үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашырды. Моны чит илдән килгән күпсанлы күзәтүчеләр дә таныды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставында да халыкларның үзбилгеләнү хокукы турында ачыктан-ачык язылган. Үзбилгеләнү хокукы «Кеше хокуклары турында гомуми Декларация»дә һәм 2007 елда кабул ителгән «Төп халыклар турында Декларациясе»ндә төп урынны алып тора.

Референдум нәтиҗәләре (1992), Бәйсезлек турыңда Декларация (1990), Татарстан Конституциясе (1992) белән беррәтән дәүләтчелегебезнең хокукый нигезен тәшкил итә. Русия белән вәкаләтләрне билгеләү, аларны үзара бүлешү турында Шартнамәне имзалау белән берлектә әлеге сәяси актларны тормышка ашыру исәбенә аерым сәяси феномен — Татарстан моделе барлыкка килде.

Референдум үзенең тарихи миссиясен үтеп бетерде дип әйтергә иртә. Шуны да истән чыгармыйк: 2017 елга кадәр гамәлдә булачак Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасының хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы килешүдә Референдум нәтиҗәләре телгә алына. Моны истә тотып, Татарстан дәүләтчелеге яши, дип әйтеп була. Формаль рәвештә булса да. Һичьюгы, документларда ул саклана. Ким дигәндә, 2017 елга кадәр бу документлар гамәлдә. Шуңа күрә әле Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы бәхәскә нокта да куерга иртәрәк.